Кафил Әмиров белән бергәләп кабул иттеләр

2017 елның 28 феврале, сишәмбе

Кичә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская Татарстанның экс-прокуроры, икенче класслы юстиция дәүләт киңәшчесе, «Связьинвестнефтехим» җәмгыятенең директорлар советы рәисе киңәшчесе  Кафил Фәхразый улы  Әмиров белән бергә халыкны кабул итте.

Кабул итүгә 13 кеше килгән иде, шул исәптән 4 язмача мөрәҗәгать алынды. Гражданнарны мөлкәт бүлү, мирас теркәтү, идарәче компанияләр эше кызыксындырды. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр белән килешмәүчеләр дә бар иде. Идарәче компания эше турында зарланучының мөрәҗәгате буенча урынга чыгып тикшерергә карар ителде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә конкрет аңлатмалар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International