"Хокукый ярдәм көнендә" 94 мөрәҗәгать керде

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Кичә 21 июньдә Казан шәһәренең Вахитов районы Пенсия фонды бүлегендә “Хокукый ярдәм көне” үтте. Чараны Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил “Россия пенсионерлары берлеге” гомум Россия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге белән берлектә ай саен үткәрә.

Гражданнар килеп туган сораулары, шул исәптән торак-коммуналь хуҗалык буенча борчыган мәсьәләләре буенча бушлай консультация ала алды. Беренче тапкыр консультация бирүчеләр сыйфатында торак-коммуналь хуҗалыгы буенча белгечләр, шул исәптән, “Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә  җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге” директоры Дмитрий Романов, “Вахитов районы  идарәче компаниясе” җәмгыятенең  юридик бүлек җитәкчесе Алмаз Галимҗанов, “Иске шәһәр” идарәче компаниясе” җәмгыяте вәкиле Марат Волков җәлеп ителде. Традицион рәвештә “Хокукый ярдәм көне”ндә  Татарстан Республикасы дәүләт торак иснпекциясе, Татарстан Республикасы прокуратурасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминияте фонды, “Россия пенсионерлары берлеге” бүлеге, Татарстан Республикасында Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Аппараты вәкилләре, шулай ук адвокат, нотариус катнашты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International