Сәрия Сабурская "Клязьмада мәгънәви территория" форумында катнашты

2017 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Сәрия Сабурская Башкортстан Республикасында Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Рим Каюмов һәм  Дагыстан Республикасы омбудсманы Уммупазиль Омарова белән бергә, "Клязьмада мәгънәви территория" Бөтенроссия мәгариф форумында "Коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлегенең хокук саклау аспектлары" панель дискуссиясенең модераторлары булдылар.

Сәрия Сабурская "Клязьмада мәгънәви территория" Бөтенроссия мәгариф форумында тәкъдим ителгән проектларның социаль әһәмиятен һәм форумда катнашучыларның актив гражданлык позициясен аерым билгеләп үтте. Дискуссия нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Татарстаннан форумда катнашучылар белән алга таба хезмәттәшлек итәргә сөйләште һәм җәмәгатьчелек активистларының хокук саклау эшчәнлеген алга таба да якларга әзер булуын белдерде. Социаль әһәмиятле проектларны агымдагы елның августында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында тикшерергә планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International