Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил докладын Дәүләт Советының якындагы утырышында караячаклар

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Бүген Дәүләт Советында Социаль сәясәт комитеты утырышы узды, анда депутатлар республикада бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, шулай ук физик культура һәм спорт турында республика канунына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карадылар.

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге һәм бала хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү турындагы доклад ел саен Дәүләт Советы утырышында тыңлана. Гадәттәгечә, балалар омбудсмены эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән тыш, докладта БМОның бала хокуклары турындагы Конвенциясе тарафыннан гарантияләнгән бала хокукларына кагылышлы эшләргә  анализ ясала. Быел парламентарийларга доклад 11 нче тапкыр тәкъдим ителәчәк.

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец билгеләп үткәнчә, 2020 нче елны узган «Балачак унъеллыгы» федераль планын гамәлгә ашыруның дүртенче елы булды, аның төп максаты - балалы гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшырту.  Моннан тыш, "унъеллык" өстенлекләре арасында - заманча инфраструктура булдыру, балаларның иминлеген тәэмин итү, сәламәтлекне саклау, һәрьяклап белем бирү, балаларның мәдәни һәм физик үсеше һәм башкалар. Барлык бу мәсьәләләр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил контролендә тора.

Узган елда Татарстан Республикасына Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына 1787 мөрәҗәгать килгән. Татарстанлылар еш кына мәгариф, социаль тәэмин итү яки гаилә мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәләр.

2020 елда 340 дән артык кабул итү уздырылган. Моннан тыш, балалар омбудсмены тарафыннан 735 тикшерү оештырылган, шуларның 655е - гражданнар шикаятьләре буенча. Республиканың 14 районында 30дан артык балалар учреждениесе, аерым вәкаләтләрне тормышка ашыручы 37 муниципаль хезмәт күрсәтүче тикшерелгән. Нәтиҗәдә, хокук бозуларның  52 очрагы бетерелгән, 19 мөрәҗәгать ТР Президенты, Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты, ТР башкарма хакимияте органнары адресына җибәрелгән. Мөрәҗәгатьләрнең 74%ы уңай хәл ителгән, балалар мәнфәгате якланган.

Ирина Волынец республикада мәгариф мәсьәләләренә кагылышлы  проблемалар шактый булуына басым ясады. Аерым алганда, сүз яшь ярымнан өч яшькә кадәрге балалар бакчаларында урыннар җитмәү турында бара (узган ел эчендә чират өчтән бергә кимегән, әмма элеккечә бу сорау күп кенә ата-аналар өчен актуаль булып кала), балаларны карау һәм тәрбияләү буенча хезмәтләр күрсәтүгә шикаятьләр саны арта, бигрәк тә шәхси мәктәпкәчә учреждениеләрдә. Ирина Волынец ассызыклаганча, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына шәхси балалар бакчаларына рекомендацияләр бирергә, шулай ук алар белән хезмәттәшлекне җайга салырга кирәк.

Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова күптән түгел генә зур иҗтимагый резонанс алган вакыйга булган лицензиясез эшләүче шәхси балалар бакчасына игътибарны юнәлтте. "Бөтен шәхси балалар бакчалары да лицензия буенча эшләсен өчен көчләрне юнәлтү максатка ярашлырак түгелме?" - дип сорады ул. 

Татьяна Ларионова шулай ук Ирина Волынецка республика районнарында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм хатын-кыз депутатлар тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү тәҗрибәсен яңартырга тәкъдим итте. Ирина Волынец бу идеяне хуплады һәм 15 мартта Апас районында мондый алымны үткәрергә мөмкин булыр иде, дип билгеләп үтте.

Балалар омбудсмены мәгариф учреждениеләрендә конфликтлы хәлләрне профилактикалау мәсьәләләренә аерым тукталды. Ирина Волынец фикеренчә, әлеге мәсьәләдә медиатив алымнарны үстерергә кирәк. 

 Әлбәттә, вәкаләтле вәкил контролендә балаларның социаль иминлеге мәсьәләләре дә тора. 2020 елның 31 декабренә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда төрле дәрәҗәдәге имин булмаган хәлдә 7 472 гаилә яши, аларда 13 299 бала тәрбияләнә. Ирина Волынец әйтүенчә, пандемия чорында бу мәсьәләләр  аеруча кискенләшкән.

2020 елда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 10 проектны гамәлгә ашырган, алар арасында инде традицион булган проектлар да ("Психологик ярдәм көннәре", "Балаларга бергә укыйбыз" һ.б.), шулай ук яңалары да ("Балалар академиясе", "Балалар советы", "Әниләргә бүләк") бар. Татарстан Президенты тарафыннан «Аеклык ноктасы» проектын дәвам итү турында карар кабул ителде. Алты ел дәвамында алкоголь бәйлелеге белән интегүче 246 ата-ана дәваланган, 82% ата-ана курсларны уңышлы  узган, 476 бала үз гаиләсендә калган.

Сирәк (орфан) авырулардан интегүче инвалид балаларны дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителә башлады. Узган ел республикада сирәк авырулардан интегүче 311 бала теркәлгән иде. Аларны дарулар белән тәэмин итүгә республика бюджетыннан 79,1 млн. сум акча бүленгән. 131 бала дару чаралары, 87 бала махсус туклану белән тәэмин ителгән. 

Фикер алышу вакытында Татьяна Ларионова ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны, аларны алган гаиләләрдән кабат балалар йортларына кайтару проблемасын күтәрде. "Узган елда бу тенденция дәвам итте, балалар йортларына 72 баланы кире кайтардылар, аларның бишесен генә кабат яңа гаиләгә тәрбиягә алдылар, - диде ул, - бу балалар өчен зур фаҗига, әмма бу хәлләр докладта чагылыш тапмады". Ирина Волынец проблеманы анализларга һәм Дәүләт Советы утырышында хәбәр итәргә вәгъдә бирде.

Бүген комитет утырышында республиканың физик культура һәм спорт законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды. Документ республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгына бәйле рәвештә эшләнгән. Закон проекты Татарстанның физик культура һәм спорт өлкәсендәге вәкаләтләрен билгеләүче республика законының 6 статьясының аерым нигезләмәләренә үзгәрешләр кертүне күздә тота. Аерым алганда, республика вәкаләтләренә спорт төрләрен үстерү программаларын раслау, республика спорт федерацияләре тарафыннан спорт төрләрен үстерү программаларын эшләү һәм тәкъдим итү тәртибен билгеләү, рәсми физкультура чараларының һәм спорт чараларының календарь планнарын эшләү һәм раслау тәртибен билгеләү, рәсми физкультура һәм спорт чаралары исемлеген ел саен булдыру һәм раслау, рәсми физкультура һәм спорт чараларын финанслау тәртибен билгеләү тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International