Хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокуклары мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

2021 елның 2 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты белән берлектә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокуклары мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә.

Хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның туганнары белән турыдан-туры элемтәнең төп максаты-дөрес мәгълүмат бирү. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты вәкилләре гражданнарга  хәрби хезмәт турында тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк.

"Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71.

Сез шулай ук армиягә чакыруга кагылышлы сорауларыгызны +7 (939) 345-37-50 номеры буенча WhatsAppка җибәрә аласыз.

Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International