Мәгариф учреждениеләрендә балаларны тәрбияләүгә өстенлекле хокукны күздә тоткан законнарга төгәлләштерүләр кертелде

2021 елның 23 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Гаилә кодексына һәм мәгариф турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта һәм тулаем  кабул ителде. Закон проектын депутат Нияз Гафиятуллин тәкъдим итте.

Закон проектын кабул итү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле. Элегрәк  белем бирү учреждениеләренә абыйлы-энеле һәм сеңелләре килгән очракта мәктәпләренә һәм бакчаларга беренче чиратта укырга керү хокукы закон тарафыннан расланган иде. Хәзер әлеге хокукның балигъ булмаган балаларга, аларның якын туганнары булу-булмауларына, бер гаиләдә яшәүләренә һәм гомуми яшәү урынына ия булуына карамастан, бирелә дип аныклау була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International