Семинар-киңәшмәнең төп максаты - хокук саклау эшчәнлегендә хезмәттәшләр өчен файдалы мәгълүмат җиткерү. Безнең эшчәнлегебездә иң мөһиме - халык һәм аларның мөрәҗәгатьләре белән эшләү. Шуңа күрә программаның беренче пункты булып “Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү”темасына семинарның теоретик өлеше торды.Төп докладчы – Татарстан Президенты хакимияте идарәсе җитәкчесе Роза Килькеева иде, ул гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары, Татарстан Республикасы Президенты Идарәсенең гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эш тәҗрибәсе турында сөйләде.
Үз чиратында аларга гражданнарны атналык кабул итүләрне активрак үткәрергә, массакүләм мәгълүмат чараларында, муниципаль берәмлекнең социаль челтәрләрендә һәм шәхси социаль челтәрләрдә булачак кабул итүләр турында мәгълүмат урнаштырырга йөкләмә бирелде.