Гражданнарны шәхси кабул итү

2022 елның 11 ноябре, җомга

Россиядә өлешчә мобилизация игълан ителгәч безгә мөрәҗәгать итүчеләр саны күпкә артты. Сораулар чынлап та ашыгыч һәм кичекмәстән хәл итүне сорый. Бу атнада Татарстан  омбудсмены гражданнарны ике тапкыр кабул итәргә карар итте.

Бүген Сәрия Сабурская адресына 7 кеше мөрәҗәгать итте, шуларның икесе мобилизация мәсьәләсе буенча. Шул ук вакытта Казан бистәләренең берсендә юл куркынычсызлыгына, 3 яшьтән 7 яшькәчә балаларга пособие түләүдән баш тартуга кагылышлы сораулар да бар иде.

Вәкаләтле вәкилгә кабул итү бүлмәсе аша +7(843)236-41-80 телефон номеры аша язылырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International