Вәкаләтле вәкил Аппаратында мобилизация мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү өзлексез алып барыла

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Мобилизация мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү Вәкаләтле вәкил Аппаратында өзлексез алып барыла.

Мобилизациягә, вакытлыча урнашу пунктларындагы шартларга, чакырылышның катлаулы һәм бәхәсле очракларына, шул исәптән, күп балалы аталарга, аерым предприятиеләр хезмәткәрләре өчен бронь алуга, мобилизацияләнгән кешеләр гаиләләренә һәм хәрби хезмәткәрләргә бирелгән яклау чараларына кагылышлы барлык сораулар – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең даими контролендә.

Мобилизацияләнгән гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү өчен  бүген Вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре  “Казан экспо” үзәгендә урнашкан пунктта чираттагы тапкыр гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында 6 кеше мөрәҗәгать итте. Кайбер сораулар буенча аңлатмалар бирелде, кайберләре эшкә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International