"Без татарстанлыларның хокукларына һәм законлы мәнфәгатьләренә кагылышлы мөһим вакыйгаларны күз уңында тотарга тырыштык"

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

 "Ел дәвамында без татарстанлыларның хокукларына һәм законлы мәнфәгатьләренә кагылышлы мөһим вакыйгаларны күз уңында тотарга тырыштык».

      Бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы Экспертлар советының киңәйтелгән утырышында күпләр шулай дип белдерде.

       Экспертлар советы утырышында без “2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге турында” доклад проектын тәкъдим иттек һәм 2023 елда эшкә бурычлар куелды.

       Республика халкының хокукларын бозу фактларын без төрле чыганаклардан алабыз һәм мөрәҗәгать итүчегә индивидуаль якын килергә тырышабыз. 2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына гражданнардан 7000гә якын мөрәҗәгать керде. Вәкаләтле вәкилнең эшендә шул исәптән ЕГИС ГЛОНАСС +112 системасы аша кергән кеше хокукларын бозу турында 1 575 хәбәр булды. «Халык контроле» ндә 2022 елда 90000нән артык хәбәрнамә бастырылган, шуларның 6 164е системаның баш модераторы Сәрия Сабурская тарафыннан контрольгә алынган. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кеше хокукларын, ирекләрен һәм гражданның законлы мәнфәгатьләрен дәүләт тарафыннан яклауны тәэмин итү буенча  Вәкаләтле вәкилләрнең эшчәнлеге бик күпкырлы, әмма үткән елның эш тәртибе, барыннан да элек, махсус хәрби операция уздыруга кагылышлы мәсьәләләрне хәл итү белән билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International