Барысы да расписание буенча: чит ил гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган затларны кабул итү узды

2023 елның 13 феврале, дүшәмбе

Көн әле башлана гына, ә безнең хокук яклаучылар гражданнарның катлаулы тормыш хәлләрен чишү белән бөтен җирдә шөгыльләнәләр. Казан шәһәрендәге җәмәгатьчелек  ярдәмчесе Балафендиева Гөлия Гомәр кызы миграция мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итә.

 Дөньядагы хәлләрне исәпкә алып, миграция мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр саны берничә тапкырга артты, Татарстан Республикасы яңа республикалардан килгән халыкны җылы кабул итә, ә без аларга югалып калмаска ярдәм итәбез.

Бүген кабул итүгә ике граждан – Украина һәм Төрекмәнстан кешесе мөрәҗәгать итте, аларның һәрберсе үз борчулары белән. Һәр сорау мөһим, һәркемгә ярдәм итәргә тырышачакбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International