Җәмәгатьчелек контроле чаралары кысаларында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Балтач районындагы җәмәгать ярдәмчесе Гөлчәчәк Гыйлаҗева Балтач районы прокуроры ярдәмчесе, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясе белгечләре белән Балтач районы Кече Лызи авылыннан 900 метр ераклыкта урнашкан “Романтик” балалар лагерында җәмәгатьчелек контроле чаралары үткәрде.
Анда 118 бала ял итә торган өченче смена бара. Балалар ялын оештыру өчен янгын куркынычсызлыгы һәм СанПин нормаларына ярашлы рәвештә кирәкле шартлар тудырылган. Балалар ашаудан, мәдәни һәм спорт чараларыннан да бик канәгать.