Эш киңәшмәсе

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Сәрия Сабурская  яшьләр эшләре  министрлыгы вәкилләре белән эш киңәшмәсе үткәрде. Киңәшмәдә  гражданнарга Татарстан Республикасында  алкоголь һәм спиртлы эчемлекләрне  законсыз сату куркынычы, контрафакт алкоголь куллану турында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына хәбәр итү мөмкинлеге турында   мәгълүмат бирү  буенча республиканың муниципаль районнарындагы яшьләр активлары  белән эшләү мәсьәләсе  күтәрелде.

Исегезгә төшерәбез, фактлар расланган очракта гражданнарга  материаль түләүләр каралган:

-  җинаять җаваплылыгына тарту белән  расланган  хокук бозу факты турында яки 100 литр эчемлек алынса  – 3000 сум;

-  10 нан 100 литрга кадәр спирт, алкоголь продукциясе  алынып административ җаваплылыкка тарту белән расланган хокук бозу факты турында мәгълүмат алынса, яки  закон бозучы - юридик зат турында хәбәр ителсә  – 2000 рублей;

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International