Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты хезмәткәре Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе 5 нче тикшерү изоляторында булды. Вәкаләтле вәкилгә кулга алынып тикшерүдә булган граждан РФ Җинаять кодексының 228 маддәсе 2 өлешендә каралган җинаять кылуы белән килешмәве турында мөрәҗәгать иткән иде.
Әңгәмә барышында кулга алынган кеше үз мөрәҗәгатеннән тыш өстәмә аңлатмалар бирде, гражданга җинаять-процессуаль законнар положениеләрен истә тотып, аның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга кагылышлы аңлатмалар бирелде.