Бүген 19 ноябрьдә ноябрьдә “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасына килгән гаризаларны карау барышын тормышка ашыру кысаларында системаның баш модераторы – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская катнашында республиканың Арча районында эш очрашуы узды.
Дәүләт Думасы өйдә тәртип бозучыларны җәзага тарта торган законпроектны карый. Үзенең яки чит дүрт дивар артында тавыш чыгарырга теләүче “вак хулиганлык” статьясына эләгә. Кемнеңдер гаугалы күршесе яки җәнҗаллы гаилә барлыкка килә икән, аларны тәртипкә чакыру өчен дәлилле сәбәбе була.