“Кулланучылар хокукларын яклау” темасына чираттагы дәрес

2014 елның 4 апреле, җомга

Бүген Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкил Аппаратында  “Хокукый белемнәр мәктәбе”  дәресендә кулланучының хокукларын яклау турында сөйләштеләр.

Дәрескә тыңлаучылар сыйфатында Татарстан Республикасында “Союз пенсионеров  России”  гомумроссия җәмәгать оешмасының  төбәк бүлеге каршындагы  “Өченче буын университет”ында белем алучы гражданнар чакырылган иде.

Татарстан Республикасында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә  федераль күзәтчелек хезмәте идарәсенең кулланучылар хокукларын яклау бүлеге баш  белгеч-эксперты Диана Шәмсетдинова  лектор буларак чыгыш ясады.

Үз чыгышында ул “Кулланучылар хокукларын яклау турында” 2300-1 нче федераль законга җентекле тукталды, “Кулланучыларга товарлар сатканда кулланучылар хокукларын яклау турында”гы 18 нче маддәнең өйрәнү өчен  төп маддә икәнен  ассызыклады. Анда товарда кимчелекләр булганда кулланучының хокуклары, нинди таләпләр белдерә алуы турында язылган.

Шулай ук Диана Шәмсетдинова аерым төр товарлар – азык-төлек, текстиль, трикотаж,тегү һәм мех әйберләре, аяк киеме, техник һәм көнкүреш, парфюмерия-косметика товарлары, автомобильләр сату кагыйдәләре турында сөйләде. Бу  кагыйдәләр  Россия Федерациясе хөкүмәтенең 55 нче 1998 ел 19 гыйнвар карарында чагылыш тапкан.

       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International