Бүген 7 ноябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил каршындагы “Хокукый белемнәр мәктәбе”нең “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы бүлегенең “өченче буын” университеты тыңлаучылары өчен дәресе узды.
Дәрес торак-коммуналь хезмәтләргә багышланган иде. Аерым алганда, коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфаты турында тыңлаучыларга Татарстан Республикасы дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе урынбасары Ирек Шәйдуллин сөйләде. Ул авария-диспетчер хезмәте эшенә дә җентекле тукталды. Күпквартирлы йортларда капиталь ремонт үткәрүне көйләүче закон белән катнашучыларны Төзелеш, архитектура һәм коммуналь-торак хуҗалыгы министрлыгының торак хуҗалыгында программаларны формалаштыру һәм тормышка ашыру бүлеге җитәкчесе Миләүшә Алиакберова таныштырды.Шулай ук дәрестә торак-коммуналь хезмәтләргә һәм җылыга субсидияләр бирү турында да сөйләштеләр.