Бүген медицина мәсьәләләре буенча кабул итү булды

2014 елның 11 ноябре, сишәмбе

Бүген 11 ноябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адель Вафин  бергәләп гражданнарны кабул иттеләр.

  Кабул итү барышында 22 мөрәҗәгать  алынды. Гражданнар медицина хезмәте күрсәтү, шул исәптән сәламәтлек саклау һәм башлангыч  медицина ярдәме күрсәтү  мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр. Күпчелек гражданнар медицина учреждениеләре  хезмәткәрләре гамәлләреннән һәм дару препаратлары белән тәэмин итүдән зарланды.

   Барлык мөрәҗәгать итүчеләр конкрет аңлатмалар алдылар, берничә мөрәҗәгать җентекләбрәк өйрәнү һәм алга таба тиешле чаралар күрү өчен эшкә алынды.

   Берничә граждан  кабул итү барышында  санатор-курорт дәвалануга путевка, инвалидлык буенча группа, протез алу турында сорап, язмача мөрәҗәгать калдырды.

    Берничә мөрәҗәгать  Казан шәһәре  сәламәтлек саклау учреждениеләрендә медицина хезмәте күрсәтү сыйфаты мәсьәләләренә кагылышлы иде. Барлык мөрәҗәгатьләр  буенча  тиешле аңлатмалар бирелде.

    Кабул итү йомгаклары буенча 5 мөрәҗәгать  тиешле чаралар күрү өчен Вәкил һәм министр тарафыннан контрольгә алынды. 6 мөрәҗәгатьне  Кеше хокуклары буенча вәкил җентекләп тикшерү өчен  үз карамагына, 8 мөрәҗәгатьне  сәламәтлек саклау министры  шәхсән үз контроленә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International