13 ноябрьдә Татарстан Республикасы Җыелу пунктында “Ачык ишекләр көне” үтте

2014 елның 13 ноябре, пәнҗешәмбе

Көзге чакырылыш вакытында 4 меңнән артык  татарстанлы  хәрби хезмәт үтү өчен  Кораллы көчләрнең хәрби частьларына һәм берләшмәләренә, эчке гаскәрләргә һәм башка хәрби урыннарга  җибәреләчәк. Бу хакта бүген  Татарстан Республикасы Җыелу пунктында  “Ачык ишекләр көне”ндә  Татарстан Республикасы Хәрби комиссары Сергей Погодин  хәбәр итте. Чарада Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил дә катнашты.

    Көзге чакырылышта  Вәкил һәм аның ярдәмчеләре хезмәт итү урыннарына кадәр алты команданы озата барачак. Сәрия Сабурская белдерүенчә, хәрби частьларга кадәр озату һәм аларга керү  андагы вәзгыятьне белергә булыша һәм узган чакырылышта Татарстаннан хезмәт итәргә киткән солдатлар белән очрашырга мөмкинлек бирә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International