2014 елның 25 ноябреннән 28 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Казан ( Идел буе) федераль университеты каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарә Югары мәктәбе “Территория үсеше белән нәтиҗәле идарә итү” программасы буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре җитәкчеләре квалификациясен күтәрү курслары оештырды.
Бүген 26 ноябрьдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская әлеге квалификацияне күтәрү курсларында “Татарстан Республикасының “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эше турында” доклад белән чыгыш ясады.