Россиядә хастаханә клоуннарына нигез салган Константин Седов «Спешите делать добро» медале белән бүләкләнде

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Сәрия Сабурская юлламасы буенча Россиядә хастаханә клоуннарына нигез салган, “Хастаханә клоуны” автоном коммерциячел булмаган  оешмасының  сәнгать җитәкчесе  Константин Седов  Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең  «Спешите делать добро»  медале белән бүләкләнде.

Тантаналы чара  7 декабрьдә Зураб Церетели сәнгать галереясендә үтте. Традицион төстә бүләкләү Кеше хокуклары көнен бәйрәм итүгә багышлана. Бүләк  кеше хокукларын һәм иреген бозу  куркынычы булганда батырлык һәм кыюлык күрсәткән кешеләргә бирелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International