“Россия пенсионерлары” берлегенең Баулы җирле бүлегендә берничә факультеты булган “Өченче буын университеты” эшли.
2017 елның 12 гыйнварында “Хокукый белемнәр нигезләре” факультеты дәресендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Баулы муниципаль районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Лилия Фәхриева чыгыш ясады. Ул җыелганнарга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты институты эшчәнлеге турында сөйләде. Соңыннан тыңлаучылар үзләрен кызыксындырган темаларга сораулар бирде.