Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институты тарихы

 Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтын дәүләт органы буларак гамәлгә кую - Россиядә демократик үзгәртеп коруларның иң мөһим казанышларының берсе. Дөнья тарихында ул күптәннән билгеле булса да, безнең ил тарихында мондый институт булдыру яңа күренеш иде. Классик рәвештә Омбудсман институты, Европада һәм дөньяда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрне шулай атыйлар, 1809 елда Швециядә оештырылган.

Беренче бөтендөнья сугышына кадәр вәкаләтле вәкил институты Скандинавия экзотикасыннан гыйбарәт иде. Ә менә икенче бөтендөнья сугышыннан соң ул көчле үсеш ала. Нәкъ менә шул вакытта кеше хокуклары өлкәсендә мөһим халыкара хокукый документлар кабул ителә.  Аерым алганда, бу - 1948 елның 10 декабрендә  Кеше хокуклары гомум декларациясе. Бөтен дөнья билгеләп үтә торган бу дата  -  Кеше хокуклары көне булды.

Бүген дөньяның йөздән артык илендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр бар. Көнчыгыш Европа (Польша, Венгрия, Румыния, Словения һ. б.) илләрендә аларның эш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, мондый структуралар булдыру күпчелек очракта дәүләт хакимияте һәм халык мөнәсәбәтләрендә булмаган буынны тулыландыруны тәэмин итә, демократик хокукый дәүләт төзүгә, гражданнарның һәм вазыйфаи затларның хокукый аңын үстерүгә ярдәм итә.

Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасын гамәлгә кую идеясе рәсми рәвештә 1991 елның 22 ноябрендә Россия Федерациясе Югары Советы тарафыннан кабул ителгән кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре декларациясендә беркетелә.

Дәүләтебезнең федератив корылышын исәпкә алып, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасы РФ субъекты законы нигезендә Россия Федерациясе субъектында да гамәлгә куелырга мөмкин. Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил вазыйфасы 2000 елда Татарстан Республикасы Конституциясе нигезендә, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен дәүләт тарафыннан яклау гарантияләрен көчәйтү, дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм вазыйфаи затлар тарафыннан аларның үтәлешенә һәм хөрмәтләүгә булышлык итү максатларында гамәлгә куелды.

 

 

Бәйсезлек, законлылык һәм профессионализм, үзара ышаныч, өзлексезлек, мәҗбүрилек һәм намуслылык принципларына нигезләнгән Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең нәтиҗәле эшчәнлеге өчен һәм тулаем институтны уңай күрсәтү өчен башкарма хакимият органнары һәм җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекнең конструктив формалары зур әһәмияткә ия.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең эшчәнлеге 2000 елның 3 мартында кабул ителгән “Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында” Татарстан Республикасы Законы белән беркетелгән.

Әлеге Законның 13 маддәсе нигезендә кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен дәүләт тарафыннан яклау гарантияләрен көчәйтү максатларында вәкаләтле вәкилнең төп бурычлары булып  түбәндәгечә ярдәм итү тора:

1) кеше һәм гражданның хокукларын, ирекләрен һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау һәм торгызу; 2) кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауда  Татарстан Республикасы норматив хокукый актларын, муниципаль норматив хокукый актларны камилләштерү; 3) кеше һәм граждан хокуклары һәм ирекләре  өлкәсендә хокукый белем бирү; 4) кеше хокуклары өлкәсендә төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлекне үстерү.

Кеше һәм гражданның бозылган хокукларын һәм ирекләрен торгызуга ярдәм итү максатларында, Вәкаләтле вәкил  Россия Федерациясе һәм чит ил гражданнарының яки гражданлыгы булмаган затларның  Татарстан Республикасы дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары, Татарстан Республикасы дәүләт  хезмәткәрләре, муниципаль хезмәткәрләр,  аларның оештыру-хокукый рәвешләренә һәм милек рәвешләренә бәйсез рәвештә, кеше һәм граждан хокукларын бозучы учреждениеләр, оешмалар, предприятиеләр җитәкчеләренең карарларына яки гамәлләренә шикаятьләрен карый ( элек мөрәҗәгать итүче әлеге карарларга суд яисә административ тәртиптә гамәлләренә (гамәл кылмауларына) шикаять бирсә, ләкин аның шикаяте буенча кабул ителгән карар белән килешмәсә). 

Соңгы яңарту: 2024 елның 24 апреле, 11:00

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International