Питрәчтә күптән көтелгән вакыйга булды – яңа бассейн ачылды

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Татарстан спортның су төрләренә  игътибары белән билгеле  — 2015 елда узган дөнья чемпионатыннан соң  республикада йөзү һәм тиешле дисциплиналар җитди үсеш алды. Татарстан Президенты быел һәр муниципалитетта яки район үзәгендә  заманча бассейн төзүне иң төп бурычларның берсе дип атады.

 «Без бүген җиде бассейн ачабыз, тагын берсе шушы айда ачылачак. Хәзерге вакытта Татарстанда 224 бассейн эшли, балаларны да, олыларны да йөзәргә өйрәтү һәм спорт белән шөгыльләндерү өчен барлык шартлар тудырылган. Без быелга шуны максат итеп куйган идек, бу бурычны үтәдек тә», — ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

 Бүген Питрәчтә «Сула» бассейны  үз ишекләрен ачты. Сәрия Сабурская  бассейнны тантаналы ачуда катнашып, Питрәчтә бассейн ачылу  Татарстан Республикасында һәр кешенең  физик культура һәм спортка хокукын тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы хөкүмәте сәясәтендә тагын бер адым булуын ассызыклады. Сәрия Сабурская  «Сула» бассейны  балалар өчен дә, олылар өчен дә спорт белән шөгыльләнү өчен популяр урын булыр дигән ышанычын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International