Коммуналь торак хуҗалыгы сораулары буенча гражданнарны бергәләп кабул итү

2018 елның 22 августы, чәршәмбе

Бергәләп гражданнарны кабул итү вакытында 9 граждан мөрәҗәгать итте.

   Сәрия Сабурская, Сергей Крайнов һәм Дмитрий Романов  “Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә  иҗтимагый контроль  төбәк үзәге”ндә гражданнарны кабул иттеләр.

  Күп мөрәҗәгатьләр күпфатирлы йортларга  сыйфатлы һәм үзвакытында капиталь ремонт үткәрүгә, шулай ук торак-коммуналь  хезмәтләр өчен түләү исәпләүгә кагыла иде.

 Гражданка Г.ның Фрунзе урамының 19 нчы йортындагы капиталь ремонттан соң  эшләнеп бетмәгән эшләр турында мөрәҗәгате  буенча  Вәкаләтле вәкил  Дәүләт торак инспекциясе, Вәкаләтле вәкил, техник күзәтчелек хезмәте һәм идарәче компания вәкилләре катнашында мөрәҗәгатьтә китерелгән фактларны  бергәләп тикшерү турында карар кабул итте.

  Милекчеләр һәм идарәче компания арасында  судлашу очраклары бар. Гражданнар еш кына  ялган документлар ясау белән очраша. Капиталь ремонт сметасын килештермәү, эшчәнлеге турында хисап бирмәү, торак-коммуналь хезмәтләренә  бәяләрне арттыру, дөрес булмаган тарифлар буенча исәп-хисап кебек идарәче компанияләрнең законсыз гамәлләренә шикаятьләр күп.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International