Чиләбе шәһәрендә хәрби частьта булу

2018 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Сәрия Сабурская Чиләбе өлкәсендә булды. Вәкаләтле вәкилнең  максаты – Татарстан Республикасыннан хәрби хезмәт узучы хәрбиләр частьларында мониторинг  уздыру.

  РФ Оборона министрлыгы директивасы буенча 2014 елда Омскидан Чиләбегә күчерелгән   өйрәнү үзәгендә Татарстаннан чакырылган 100 хәрби әзерлек уза.

  Сәрия Сабурская: «Шунысын билгеләргә кирәк, үзәк җитәкчелеге, хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары белән  үзара хезмәттәшлек җайга салынган. Алар ата-аналарның  хәрбиләрнең ничек   укуы, хезмәт итүе һәм ялы турында оператив мәгълүмат алуы яклы. Безнең өчен егетләребезнең ныгып, өйләренә сәламәт булып кайтулары мөһим”. 

  Өйрәнү үзәге эше белән танышу барышында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр  Маргарита Павлова белән  Сәрия Сабурская  хәрбиләр белән аралашып, әңгәмә кордылар, казармаларны, уку сыйныфларын карадылар, медсанчастьтагы егетләр янында булдылар, ашханәне карадылар. 

  Хәрбиләрдән сораулар һәм шикаятьләр кермәде, барысы да хезмәтләреннән канәгать булуларын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International