“Кайнар элемтә” йомгаклары

2019 елның 1 марты, җомга

Татарстан Дәүләт Советының “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы оештырган “кайнар элемтә”гә 124 шалтырату булды.

  “Кичә кичтән үк мөрәҗәгатьләр килә башлады. Һәр кешегә әйбәтләп аңлатабыз. Без бу сорау безгә кагылмый яисә бу сорау безгә түгел дип әйтмибез, хатын-кызларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә, барлык сорауларга җавап бирергә тырышабыз”, - дип билгеләп үтте Сәрия Сабурская. 

  “Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсе җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова белдерүенчә, проект халык арасында яклау тапты. “Иң мөһиме – без әлеге проект ярдәмендә республикада яшәүче хатын-кызларны нәрсә борчуын, без депутатларга нинди “авырткан” урыннарга игътибар итәргә кирәк икәнен беләбез”, - диде ул.

   “Кайнар элемтә” эшен сәгать кичке биштә төгәлләде. Шул вакыт эчендә депутатлар һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре бер-берсен алыштырып, өзлексез шалтыратучылар сорауларына җавап бирделәр, аңлатма, консультацияләр бирделәр, мәсьәләне алга таба хәл итәргә кирәк булган очракта мәгълүматларны язып алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International