Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан котлавы!

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Татарстан Республикасында билгеләп үтелә торган вакыйгалар арасында аеруча әһәмиятлесе бар. 2020 елның 27 маенда Татарстан Автоном Совет Социалистик Республикасы  оешуга -  100 ел.
       Бу тарихи вакыйга татар халкы, Татарстанда яшәүче барлык халыклар  тормышында  зур роль уйнады, төбәкнең алга таба икътисадын һәм милли культурасын үстерүгә этәргеч бирде. Безнең республиканың аерата горурлыгы – хуҗалыкчыл  акыллы кешеләр. Безнең халыкның тырышлыгы, югары гражданлык үзаңы – болар Татарстанның социаль һәм икътисадый үсешендә төп нигез булып тора.
      Татарстан  хәзер Россия Федерациясенең  иң алга киткән төбәкләренең  берсе, башкалар өчен үрнәк. Икътисад, социаль яклау, мәдәният, авыл хуҗалыгы тармакларында лидер. Боларның барысына да – сез, республикада яшәүчеләр белән ирешелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International