“Кайнар элемтә”гә килгән шалтырату буенча Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сайлау участогына барды. Шалтыратучы сайлаучыларның өстәмә исемлеге буенча урындагы адрес буенча тавыш бирергә рөхсәт итмәүләре турында, шулай ук сайлаучыларның төп исемлегендә вафат булган кешеләр исемнәре булу турында хәбәр иткән иде. Үткәрелгән тикшерү барышында, сайларга кертмәгәннәре өчен, гафу үтенергә туры килде, аңа үз теләген тормышка ашыру хокукы бирелде.