Вәкаләтле вәкилгә 16 кеше мөрәҗәгать итте, шуларның 4 се Тукай, Аксубай, Биектау муниципаль районнарыннан, калганнары Казаннан. Мөрәҗәгать итүче З. бистәдә юл төзү, җәй көне су булмау, шулай ук мәгълүмат стендын куюны сорап мөрәҗәгать итте. Шулай ук кабул итү вакытында суд приставлары-башкаручылары эшеннән зарланып мөрәҗәгать итүчеләр булды.