«Кеше приюты» пунктында булу

2021 елның 4 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл мохтаҗ кешеләргә булышучы “Кеше приюты”нда булдылар. Очрашуда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле  вәкил Аппараты хезмәткәре дә катнашты. Алар әлеге учреждениегә төрле яклап булышу вариантларын тикшерде.

 “Кеше приюты” комплексы Казан шәһәрендә Борһан Шаһиди урамы  26 нчы йортта урнашкан. Хәзер биредә 40 ир һәм хатын-кыз вакытлыча яши. Әлеге пунктта меңнән артык кеше ярдәм тапкан. Мохтаҗларга югалткан документларын яңартырга, эш табарга булышалар, юридик консультация күрсәтәләр, медицина ярдәме күрсәтәләр. Моннан тыш, приют  аз тәэмин ителгән гаиләләргә, наркомания белән, алкоголизм белән авыручыларга ярдәм күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International