Тиздән булачак солдатларны хәрби хезмәт итү урыннарына җибәрү башлана. Хәзер районнарда чакырылыш комиссияләре утырышлары бара.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Питрәч районындагы җәмәгатьчелек ярдәмчесе Элгизә Фәйзуллина районның хәрби комиссиясенең чираттагы утырышында катнашты.