“Омбудсманнарның нәтиҗәле практикалары: милли үзенчәлекләр һәм универсаль алымнар” халыкара фәнни-гамәли конференциясе

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

Бүген «Омбудсманнарның нәтиҗәле практикалары: милли үзенчәлекләр һәм универсаль алымнар» халыкара фәнни-гамәли конференциясен ачтылар.

 

Әлеге конференциянең максаты - дөньяда, Россиядә, Татарстанда Кеше хокукларын яклау практикаларын тикшерү, гражданнарның хокукларын тәэмин итү проблемаларын хәл итүдә тәҗрибә уртаклашу.

 

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская:"Әлеге чара хокук яклау эшчәнлеге белән һөнәри шөгыльләнүче белгечләрнең фикерләре, белемнәре һәм тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен мөһим мәйданчык булачак, ә кеше хокукларын һәм ирекләрен гамәлгә ашыруның нәтиҗәле механизмнары конференциянең программа документларында чагылыш табачак, - дип ышанам”, - дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International