Яшел Үзәндә “Хокукый ярдәм көне” үтте

2014 елның 22 октябре, чәршәмбе

Бүген 22 октябрьдә Яшел Үзән муниципаль районында  Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил һәм “Россия пенсионерлары берлеге”нең Татарстандагы бүлеге халык өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрделәр.

  Кабул итү барышында  пенсия белән тәэмин итү, социаль яклау, торакка хокук һәм башка мәсьәләләргә багышланган  25 мөрәҗәгать керде. Мирас мәсьәләләре буенча  мөрәҗәгатьләр килү дәвам итә. Бу мәсьәлә буенча 9 граждан мөрәҗәгать итте.

  Киләсе  “Хокукый ярдәм көне” агымдагы елның 19 ноябрендә Казан шәһәренең Мәскәү районында үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International