Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил 2 нче мотоукчы батальонында булды

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе

Агымдагы елның 28 ноябрендә Сәрия Сабурская  Карачаево-Черкессия Республикасында урнашкан 01485 нче гаскәри частенда  булды.

   01485 нче  частьне карау  2 нче мотоукчы батальоны командирының шәхси состав белән эшләү буенча урынбасары майор Игорь Лановенко озатуында узды. Вәкил  хәрби хезмәткәрләр яшәешенең кубрик системасы белән танышты, медицина частен, ашханә, уку һәм спорт комплексларын карады. Хәрби хезмәткәрләрнең хезмәт узу шартларын, Сәрия Сабурская  уңай дип билгеләп үтте.

   Татарстан  Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил  Татарстан Республикасыннан хәрби хезмәткә чакырылган  хәрбиләр белән дә очрашты, алар очрашуда Вәкилгә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Татарстаннан әлеге частькә 54 егет җибәрелгән.  Алар  хезмәттән канәгать, үзара һәм офицерлар белән  мөнәсәбәтләре яхшы.

    Төньяк  Кавказга сәфәре барышында  Татарстан Республикасында  Кеше хокуклары буенча вәкил  Черкессия гарнизоны  хәрби прокуроры Алексей Козуб белән  Татарстаннан чакырылган егетләрнең хезмәт итү мәсьәләләрен тикшерде. Карачаево-Черкессия Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Зарема Умалатова һәм Кабардино-Балкар Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Борис Зумакулов белән очрашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International