Тоткыннар өчен "Хокукый ярдәм көне"

2017 елның 21 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил  Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы  идарәсе белән берлектә, 2017 елның 18 августында  Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсенең 10 нчы төзәтү колониясендә иректән мәхрүм ителү урыннарында тотылучы затлар өчен “Хокукый ярдәм көне” үткәрде. Әлеге чара  халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү, шулай ук  Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы  идарәсе төзәтү учреждениеләрендә тотылучы  затларны хокукый агарту максатыннан оештырылды. “Хокукый ярдәм көне”ндә кабул итүгә 62 кеше килде, 3 кеше язмача мөрәҗәгать калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International