Сәрия Сабурская Казан шәһәренең 11 нче лицеенда булды

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

Ата-аналар баласы үскәч, аның зур дөньяда югалмавын, тормышта үз урынын табуларын телиләр. Әлбәттә, ата-аналар баланы барлык проблемалардан саклап кала алмыйлар һәм аларга иртәме, соңмы авырлыкларны җиңәргә туры килә. Шулай да, туганнан бирле башта яшәү өчен, аннары нормаль үсеш һәм белем алу мөмкинлеге өчен көрәшергә туры килгән балалар бар. Бу мөмкинлекләре чикләнгән балалар.

Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларның хокуклары бозылу турында хәбәр иткән ата-аналарның мөрәҗәгатьләре аерым игътибар белән карала. Узган уку елында Вәкаләтле вәкил адресына балалар өчен белем бирү процессын тиешенчә оештырмау турында шикаятьләр керде. Үз чиратында аларның хокукларын яклау өчен кирәкле чаралар күрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International